Мордовияда мәчетләр каршында оешкан хоккей командалары арасында өлкә турниры узды
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Мордовияда мәчетләр каршында оешкан хоккей командалары арасында өлкә турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Моннан берничә ел элек Мордовия Республикасы мөфтияте татар авылларындагы мәчетләр каршында оешкан хоккей командалары арасында өлкә турниры оештыра башлаган иде. Быел исә, әлеге эшне оештыруда республикада әле күптән түгел генә оешкан татар эшмәкәрләре Клубы да үз өлешен кертте. Алар бу турнирның баш иганәчеләре буларак чыгыш ясадылар», дип яза конгресс сайты.
Быел турнирда катнашучы командаларның саны да, географиясе дә арткан.