Мишустин: Россия активларыннан чыгуга чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләнде
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Чит ил бизнесының Россия активларыннан чыгуына вакытлыча чикләүләр кертү турында Россия Президентының указ проекты әзерләнде. Россия Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, «агымдагы санкцион вазгыятьтә чит ил эшмәкәрләре икътисади факторлар белән түгел, ә сәяси басымда карар кабул итәргә мәҗбүр». Бу хакта Икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин сөйләгән сүзләргә сылтама белән telegram-каналы хәбәр итә. Шул ук вакытта күп кенә чит ил компанияләре Россия базарында күптән һәм уңышлы эшли, алар үз проектларын гамәлгә ашыруга күп ресурс һәм вакыт сарыф иткән. «Аларның товарлары безнең илдә дә, чит илләрдә дә кирәк», — диде Мишустин. «Бизнеска уйланылган карар кабул итәргә мөмкинлек бирү өчен, Россия активларыннан чыгу өчен вакытлыча чикләүләр кертү турында Россия Президенты боерыгының проекты әзерләнгән», — диде Премьер-министр. Ул элегрәк Россиягә инвестицияләр керткән кешеләрнең алга таба да анда эшли алачагына ышаныч белдерде. «Чит ил сәясәтчеләре лозунгларына бирелеп, безнең илдә үз проектларын дәвам итүчеләр отачак. Практика күрсәткәнчә, базардан чыгу җиңел, әмма көндәшләр күп булган урынга кайту күпкә катлаулырак», — дип йомгаклады Мишустин. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын арттыру буенча оператив штаб булдырылган. Штабны Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкләде. Ул даими рәвештә утырыш үткәрәчәк.