IT-технологияләр өлкәсендә эшли торган оешмаларга ярдәм күрсәтеләчәк
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче оешмаларга ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм салымнарны киметү рәвешендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Бүген РФ Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә перспективалы эшләнмәләр булдыру, IT-компания хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту, аларның хезмәт хакын арттыру, ташламалы кредитлар бирү һәм салым ташламалары, преференцияләр белән тәэмин итү өчен грантлар биреләчәк.
Моннан тыш, әлеге оешмаларда эшләүче һәм 27 яшькә җитмәгән хезмәткәрләрнең хәрби хезмәткә чакырылу вакытын кичектереп торачаклар.