Кузбасстагы «Кышлау нуры» мәчетендә үсмерләргә Ислам дине турында сөйләделәр
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кузбасстагы Юрга машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр техникумы укучылары Зимник авылының «Кышлау нуры» мәчетендә булды. «Хәзерге заманда мөселманлык» темасына дәрес «Юрга шәһәренең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге» белән хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр итә. Очрашуда мәчет имамы Хусейнджон хәзрәт Дарвозиев мәчет төзелеше, Ислам дине турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Хусейнджон хәзрәт билгеләп үткәнчә, «Россия — күп милләтле ил һәм дәүләттәге тынычлык һәм гармония безнең һәркасыбыздан тора, чөнки иман принципларының берсе — игелеклелек принцибы». Ул шулай ук милләтара һәм динара конфликтларны булдырмау мәсьәләсенә тукталды. Кызыклы экскурсия чәй өстәле артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.