Ульяновск өлкәсенең Үрән китапханәсенә Габдулла Шамуков исеме биреләчәк
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы Чардаклы районы Үрән авылы китапханәсенә халык артисты Габдулла Шамуков исеме биреләчәк, дип хәбәр итте. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әнә шундый инициатива белән чыкты. Өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе әлеге тәкъдимне хупладылар. 2022 елда Чардаклы районы Үрән авылында модельле китапханә ачарга һәм аңа СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Рухулла улы Шамуков исемен бирергә ниятлиләр, диелә хәбәрдә.