Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә 5 млн сум түләячәкләр
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 7 млн сумнан күбрәк акча түләячәкләр. Бу хакта Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән үткәрелгән оператив киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин сөйләде. «Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына закон буенча каралган бер тапкыр бирелә торган пособие — 7 млн 421 мең сум күчереләчәк», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы. Моннан тыш, РФ Президенты һәр гаиләгә өстәмә рәвештә 5 млн сум түләргә кушты. Шулай ук ай саен акчалата компенсация дә түләнә, дип хәбәр итә РИА Новости.