Россия һәм Украина гуманитар коридорлар форматы турында килеште
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгы һәм Украина гражданнарны чыгару өчен гуманитар коридорлар форматы турында килеште, дип белдерде Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский. Бу хакта РИА Новости яза. Бүген сөйләшүләрнең икенче раунды булды. Өченче очрашу көтелә.