Мәскәүдә татар теле курслары башланачак
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендәге очрашуда татар теле курслары укытучысы Альбина Вәлиева тел курслары турында сөйләде.
Шулай ук ул Мәскәү татарларының татар телен саклау һәм популярлаштыру буенча автономия проектлары белән таныштырды, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте сайты.
Хәбәрдә язылганча, очрашуда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләгән. Кунаклар «Өчпочмак-квиз» викторинасында һәм «Кахут» өстәл уенында татар тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерде. Җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар призлар алды.
Очрашуда һәркемгә үзе турында сөйләү, хис-кичерешләре белән туган телдә уртаклашу мөмкинлеге бирелде, җылы һәм дустанә атмосфера булдырылды, диелә хәбәрдә.
Альбина Вәлиева Мәскәү татарлары автономиясенең татар телен саклау һәм популяштыру өчен оештырылган проектлары, төрле форматта үткәрелә торган бушлай тел курслары турында сөйләде. Онлайн-уку мөмкинлеге булганга, төрле континентларда яшәүче кешеләр Альбинадан дәресләр алган.
Тиздән Татар мәдәният үзәгендә оффлайн-курслар да старт алачак.