Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды

0
Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Халыкара Язучылар көнендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Туфан Миңнуллин феномены» дигән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренче урынны — Әлки районы Карга авылыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Сергеева, Казанның 402 балалар бакчасы тәрбиячесе Райхана Юсупова алды. Икенче урын — Әлки районы үзәк китапханәсенең Туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова, Казанның 208 балалар бакчасыннан Лилия Сәгъдиевага бирелде. Өченче урын ун кешегә бирелде. Бәйгенең жюри рәисе — драматургның кызы, танылган журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Конкурс җиңүчеләренә Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева иҗат иткән Туфан Миңнуллин портретлары бүләк ителде. Аларны рәссамның оныгы Диләрә Камалова тапшырды.   Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган чараларны икенче ел рәттән оештырыла. Узган ел драматург хөрмәтенә искә алу кичәсе уздырылды. Быел «Туфан Миңнуллин феномены» дигән конкурс игълан ителде. «Чараларның формалары аерылса да, асылы үзгәрми. Алар, Туфан ага Миңнуллин язып калдырганча, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калудан гыйбарәт.  Олпат зат Туфан ага Миңнуллин һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, аның язмышы турында чыгышлар ясады, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклаган шәхес иде», — ди Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.Флюра Абдуллина. Бәйгегә нәтиҗә ясау тантанасына Туфан ага Миңнуллинның фикерләрен үз иткән төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре җыелды. Драматургның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Нәҗибә Ихсанованың сеңлесе Роза Байбикова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев,  шагыйрьләр, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, Казан кооператив институты студентлары, укучылар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, ата-аналар килгән иде. Төркия, Швеция, Лондон, Таллинда яшәүче татарлар онлайн катнашты. Ркаил Зәйдулла драматурглар арасында Туфан Миңнуллинга тиңләшерлек кеше юклыгын ассызыклады. Төркиядә яшәүче журналист Айзирәк Гәрәева Төркия театрларында да Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга кирәклеген әйтте, Лондоннан Рамиль Миңнуллин, Швециядән Исмәгыйль Шәңгәрәев мондый чараларның татар телен, гореф-гадәтләрне саклаудагы әһәмиятенә тукталды. Таллиннан табибә Флюзә Хәйруллина Туфан Миңнуллиннның Эстониядәге сәфәре вакытындагы очрашуларын мавыктыргыч итеп сөйләде. Чара Габдулла Тукайның «И туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в честь 90-летия Евгения Крылатова




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Арцах

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России