Марат Әхмәтов үзе күзәтеп барган татар блогерын әйтте
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Кукмара блогеры Василий Ивановны карап баруын әйтте. «Татар блогерларының барысын да һәм татар телендәге барлык мәгълүматны карап барам дип әйтсәм, мин ялганчы булам. Бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк, сүз дә юк. Телебез буенча комиссияне дә җитәкләгәч, мин ул мәсьәләдән читтә йөрергә тиеш түгел. Татар контенты өчен җан аткан кешеләр булганда социаль челтәрдәге татарча мәгълүматның киләчәге бар», — диде ул. Марат Әхмәтов блогер Василийны кызыксынып карап баруын әйтте. «Беренче тапкыр мин аны эзләп тапкан идем. Трактор астына „телогрейка“ салган да, трактор ремонтлап ята, үзе бөтен дөньяга шатлыгы белән уртаклаша. Салкын кышта трактор астында ятып та дөньядан канәгать булган бу кешене эзләп табасы килде. Без аның белән очраштык. Беренче шул Василийдан башлаган идем», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Бүген Интернетта татарча контент ясаучыларга беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырылды.