Россия һәм Украина вәкилләренең сөйләшүләре башланды
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина сөйләшүләренең икенче раунды башланды.Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, беренче сөйләшү 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды.
24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Киев агрессиясенә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, дип белдерде. Дәүләт башлыгы махсус хәрби операция башлануын хәбәр итте.