Лавров: Украинаның киләчәген аның халкы хәл итәргә тиеш
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Украинаның алга таба ничек яшисен аның гражданнары хәл итәргә тиеш. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларына актуаль халыкара көн тәртибе буенча биргән интервьюсында әйтте.
«Украинага ничек яшәргә һәм бу ил белән җитәкчелек итү өчен кемне сайларга дигән мәсьәләне украин халкы үзе хәл итәргә тиеш, — дип ассызыклады ведомство башлыгы. — Дөресрәге, күп милләтле Украинада яшәүче барлык халыклар».
Сергей Лавров шулай ук Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциянең төп максаты — Мәскәүгә янаучы хәрби инфраструктураны юк итү өчен Украинаны демилитаризацияләү булуын билгеләп үтте.
23 февральдә ДНР һәм ЛНР җитәкчеләре Россия Президенты Владимир Путинга Украина агрессиясенә каршылык күрсәтүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә Дәүләт Башлыгы гражданнарга видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында белдерде.