Түбән Кама спортчылары җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында медальләр яулады
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Түбән Кама спортчылары Анна Ватропина һәм Семен Манаков җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында ике бронза медаль яулады. «Нефтехимик» спорт клубының югары спорт осталыгы үзәге вәкилләре квалификациядә, ярымфиналларда 60 метрга йөгереп, финалга чыкты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Анна Ватропина бу сезонда үз нәтиҗәсен яхшыртты — 8,26 секунд. Семен Манаков 7,74 секундта килеп, чираттагы шәхси рекордын куйды. Бу — 20 яшьлек спортчының «Өлкәннәр» чемпионатында икенче бүләге.