Самара өлкәсенең Гали авылы мәктәбендә «рус теленнән татар теленә тәрҗемә» уены булды
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Халыкара туган тел көне кысаларында Самара өлкәсенең Гали авылы мәктәбе укучылары арасында «Тәрҗемәче» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Ул мәкальләр төзү, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү кебек биремнәр туплаган 7 өлештән торды. Пантомима конкурсы балаларга аеруча ошады. Анда бер команда сүзләрне ишарәләп аңлатырга, ә икенчесе, аңлап алып, сүзне татар телендә атарга тиеш иде. Бу турыда «Бердәмлек» газетасы хәбрә итә. Уен бик күңелле узды. Укучылар барлык конкурсларда да актив катнашты. Уен формасында үткәрелгән чаралар балалар өчен бик кызыклы һәм мөһим, һәм аларны ешрак уздырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде оештыручылар. «Туган телебездә халкыбызның көнкүреше дә, гореф-гадәтләре дә чагылыш таба. Без әбиләрнең ана телендә сөйләгән әкиятләрен, бишек җырларын тыңлап үстек, халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәре тормышка күзләребезне ачты. Шушы байлыкны балаларыбызга да мирас итеп калдыру өчен мәктәпләрдә менә шундый чараларны ешрак үткәрсәк, ә өйдә гел татарча гына сөйләшсәк, телебез гасырларда сакланыр иде», — диде Гали мәктәбе укытучысы Фирдәүсә Йочсыпова.