Чаллыда полиция автобус йөртүчегә һәм кондукторга һөҗүм иткән яшүсмерләрне эзли
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәрендә берничә яшүсмернең автобуста кондуктор белән сугышкан видеосы чыкты. Видеода күренгәнчә, ике яшүсмер автобус тәрәзәсеннән урамга чыга, аннары алар ишекне ачалар һәм сугыша башлыйлар.
Видео авторы язганча, яшүсмерләр шулай маршрут автобусының йөртүчесенә дә һөҗүм иткән. Аннары яшьләр урамга чыккан һәм качкан.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәлдән соң балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре тикшерү башлаган. Хәзер алар яшүсмерләрнең шәхесен ачыклый.