Әлмәт районында 5 торак пункт һәм 2 микрорайон су басу ихтималы булган зонага эләгә
(Әлмәт, 5 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә 2022 елгы язгы ташу чорында халыкны һәм территорияне саклау чаралары турында утырыш булды. 2022 елгы язгы ташу чорында Әлмәт районы халкын һәм территориясен саклау буенча чаралар планы расланды. Район «ташу»планы буенча эшләячәк. 24 мартка «коткару эшләрен үткәрү һәм язгы ташу күренешләренең нәтиҗәләрен бетерү» темасы буенча штаттан тыш постлар белән өйрәнүләр үткәрү планлаштырылган. Юл оешмалары тарафыннан беркетелгән территорияләрдә елга аша күперләр янында ташкыннарга даими мониторинг алып барыла. Район территориясендә гидрология торышын контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 1 стационар гидропост (Акташ) һәм 7 штаттан тыш күзәтү посты җәлеп ителгән. Постларга керүче оешмаларда җаваплы затлар билгеләнгән, кизү тору графигы расланган һәм мониторинг алып бару буенча мәгълүмат җиткерелгән. 15 марттан гидропостларда һәм күзәтү постларында күзәтүләр оештырылачак, сулыкларның торышына көндәлек контроль оештырылачак, язгы ташу постларына беркетелгән предприятиеләр һәм оешмаларның дежурлыгы оештырылачак. Кирәк булган очракта оешмалар тәүлек әйләнәсе кизү торачаклар. Март ахырында Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару постының коткаручылары Урсалы микрорайонында урнашкан күпер терәкләрендә Дала Зәе елгасындагы су дәрәҗәсен күзәтү өчен билгеләр төшерү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Әлмәт муниципаль районы территориясендә тимер һәм автомобиль юллары участоклары, түбән күперләр, хуҗасыз гидротехник корылмалар су басу зонасына эләкми. «Әлмәт — Водоканал» чистарту корылмаларын кар сулар белән су басудан саклау буенча барлык кирәкле чаралар күргән. Оешма штат режимында эшли. Әлмәт муниципаль районында 19 гидротехник корылма бар. Алар барысы да кар суларын кабул итәргә әзер. Су суырту өчен кирәкле барлык җиһазлар да бар дип хәбәр итәләр. Эшкә 157 берәмлек электр белән тәэмин итүнең күчмә автоном чыганаклары әзерләнгән.