Санкт-Петербургның «Былбыл» татар театры «Эх, күгәрченкәйләрем» спектаклен күрсәтә
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Санкт-Петербургның Сиринә Зиннурова җитәкчелегендәге «Былбыл» татар халык театры «Эх, күгәрченкәйләрем» спектаклен күрсәтә.
Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем!» спектакле 7 мартта, 16:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы .
Әлеге шаян, шул ук вакытта лирик спектакльдә мәхәббәт һәм кеше язмышының төрлелеге темасы ачыла, диелә хәбәрдә.