Чувашиянең Урмай авылында мәчетне реконструкцияләргә җыеналар
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында яшәүчеләр белән Үзәк мәчетне реконструкцияләү турында фикер алыштылар. Җыелышны мәчет имамы Хәмидулла хәзрәт Миназетдинов алып барды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены. Фикер алышуда Чувашия Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Урмай авылы башлыгы Минзәет Зәйнуллин, авыл аксакаллары, эшмәкәрләр һәм активистлар катнашаты. Хәмидулла хәзрәт планлаштырылган ремонт-төзелеш эшләре, диварларны тигезләп сылау, манарага баскыч урнаштыру, аудио-видео системалар, янгынга каршы система кую һәм башка эчке эшләр турында сөйләде. Шулай ук Хәмидулла хәзрәт мәчетне төзекләндерүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтте һәм аларга багышлап дога кылды, диелә хәбәрдә.