Путин Россия төбәкләрендә авиаочышларга субсидияләр артачагын әйтте
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия төбәкләрдәге авиаочышларны субсидияләүне арттырырга ниятли.
Барыннан да элек бу Ерак Көнчыгышка һәм әлеге территориядә эшли торган «Аврора» компаниясенә дә кагылачак. Бу хакта Россия авиакомпанияләренең очучылар составындагы хатын-кызлар белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин сөйләде.
«Быел без бу линияләрдә субсидияләрне биш тапкырга — 6 миллиардка арттырдык. Әгәр таләп ителсә, тагын арттырачакбыз. Димәк, бер кечкенә торак пункттан икенчесенә Мәскәү аркылы очарлык булмаска тиеш», — диде дәүләт башлыгы.
РИА Новости язганча, очышларны субсидияләүдән тыш, Россия хакимияте транспорт инфраструктурасын үстерергә, шулай ук илдә самолетлар җитештерергә ниятли.
«Әлбәттә, илләр арасындагы бәйлелек тиешле дәрәҗәдә булырга, гражданнар моны үзләрендә сизәргә тиеш», — диде Путин.