Путин: Россиядә гадәттән тыш хәл режимы һәм хәрби режим кертү планлаштырылмый
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россиядә гадәттән тыш хәл режимы һәм махсус режим кертергә җыенмыйлар.
Россия Президенты Владимир Путин илдәге аваикомпанияләрнең очучылар составындагы хатын-кызлар белән очрашуда белдергәнчә, гадәттән тыш хәл режимы техноген яки табигать казалары булганда, ә махсус режим масштаблы эчке куркынычлар янаганда кертелә. Бу турыда РИА Новости яза.
«Бездә, әлегә мондый куркынычлар юк. Без Россия Федерациясе территориясендә бернинди дә махсус режим кертүне планлаштырмыйбыз, бүген мондый ихтыяҗ юк», — диде дәүләт башлыгы.