Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше ковидтан вафат булган
(Казан, 5 март, «Татар-информ»).Татарстанда коронавирустан алты үлем очрагы теркәлде.
1934 һәм 1949 елгы ике ир-ат, 1938 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1949, 1934 елгы хатын-кызлар вафат булган, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 1748 кеше коронавирустан вафат булган.