Татарстанда тагын 1 403 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 1 403 кешедә коронавирус ачыкланган, 144 пациент хастаханәдә дәвалана. «18 яше тулмаган 237 бала авыру йоктырган», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Авыручыларның күбесе Казанда (574), Чаллыда (161), Әлмәт (115) һәм Яшел Үзән (61) районнарында ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 124,4 мең кеше коронавирус белән авырган. 96,1 мең кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 2 158 кеше терелгән. 2 469 215 кеше вакцинация узган, 1,9 млн кеше препаратның ике компонентын да ясаткан. 256,4 мең кеше ревакцинация узган.