Дамир Натфуллин: «Тантана» жюриында Камал театры вәкилләре булу «закон бозмый»
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана» республика театр премиясе комиссиясендәге 11 әгъзаның икесе Камал вәкиле булуын гаделлеккә зыян китерми, «закон бозу түгел» дип саный оештыручылар. «Монда закон бозулар юк. Мәдәният министрлыгы бәяләүнең объективлыгын игътибар белән күзәтә. Комиссия рәисе буларак министрның ике тавышы бар», — диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин премия уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистның «мәнфәгатьләр каршылыгы» булу мөмкинлеге турындагы соравына. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, «Тантана» комиссиясе әгъзасы Гөлшат Фәттахова «Тантана» премиясе комиссиясендә Камал театрының ике әгъзасы булуының «мәнфәгатьләр каршылыгына» китермәвен ассызыклады. «Мин сорауны аңлыйм, без Камал театры вәкиле буларак, Камал театрын яклыйбыз дип уйлыйсыз. Без бит ике тавыш, ә комиссиядә барлыгы 11 кеше, тугыз кеше безгә каршы чыкса, бернәрсә эшләтә алмыйбыз. Безнең бу мәсьәләдә конфликтлар булганы юк», — дип аңлатты ул. «Гөлшат Фәттахова Санкт-Петербург театр академиясен тәмамлаган, Гөлназ Хәсәнова — ГИТИСны. Башкаларга хөрмәтем булган хәлдә, алар чын-чынлап объектив була алган һәм профильле, максатчан белем алган аз санлы белгечләрдән», — дип бәяләде Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина «Тантана» эшендә катнашкан Камал театры хезмәткәрләрен. «Тантана» республика театр премиясе комиссиясендә әдәбият һәм сәнгать белгечләре Айгөл Габәши, Галина Зәйнуллина, Гөлшат Фәттахова, Нияз Игъламов, Елена Шевченко, Гөлназ Хәсәнова, Марина Корчак, Дилия Хәйретдинова, шулай ук Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, журналист Айсылу Кадыйрова, язучы Зиннур Хөснияр бар.
Премиянең күләме — 100 мең сум.
«Тантана» республика театр премиясе — театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган һөнәри премия. Еллык театр премиясе республиканың опера һәм балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.
2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды.