Азнакайда ветеран-укытучыларны бәйрәм белән котладылар
(Азнакай, 6 март, «Татар-информ», « Маяк », Резеда Шәрипова). Балалар иҗаты үзәгендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем ветеран-укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәрбикләде һәм аларга «Азнакай районына 90 ел» истәлек медальләре тапшырды.
«Сез тырыш хезмәтегез белән мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Бүген дә элекке күркәм традицияләрне дәвам итеп, педагогларыбыз, укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешәләр», — дип ул ветераннарга тирән рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
Озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та бәйрәм белән тәбрикләп, җылы теләкләрен юллады, диелә хәбәрдә.