«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның өченче уенында җиңелде
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Балашихада узды. Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең өченче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү дә юк, «Авангард»ныкында — өч җиңү. Беренче һәм икенче периодлар голларсыз үтте (0:0). Өченче периодның уналтынчы минутында «Авангард» һөҗүмчесе Арсений Грицюк гол кертте (0:1). Период ахырында «Ак Барс» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, һәм соңгы секундларда «Авангард» уенчысы Павел Дедунов алканы буш капкага кертте (0:2). Командалар составы: «Авангард»
Грубец (Демченко);
Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Готовец;
Якупов — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
Дедунов — Каблуков — Жарков (Комаров), Давыдов.
«Ак Барс»
Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
Дыняк — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Лукоянов — Сафонов — Зарипов, Адамчук — Лямкин;
Глухов — Бурмистров — Коваленко (Кателевский), Рукавишников.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 8 март көнне Балашихада булачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.