Хөкүмәт Россиягә дустанә булмаган илләрнең исемлеген раслады
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты Россиягә карата дустанә булмаган гамәлләр кылучы дәүләтләр һәм территорияләр исемлеген раслады. Тиешле күрсәтмә РФ Хөкүмәте сайтында бастырылган. Исемлеккә Австралия, Бөекбритания, Евросоюз илләре, Исландия, Канада, Лихтенштейн, Монако, Яңа Зеландия, Норвегия, Көньяк Корея, Сан-Марино, Сингапур, АКШ, Тайвань, Украина, Черногория, Швейцария һәм Япония кертелгән. Ил күрсәтмәсе нигезендә, дустанә булмаган дәүләтләр каршында валюта йөкләмәләре булган аның гражданнары һәм компанияләре рубль белән түли ала. 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция җәелдерү турында игълан итте. Россия бу карарны Донбассны Украина атакаларыннан сакларга чакырган ДНР һәм ЛНР башлыкларының мөрәҗәгатьләреннән соң кабул итте.