Үзбәкстанның татар-башкорт мәдәни үзәге 8 мартка багышланган чара үткәрде
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Кашкадарьинск өлкә татар-башкорт милли мәдәни үзәге Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрде. Чарада Чиракчи район филиалы директоры Фәрхать Рәхмәтов, үзәк активистлары Нәҗия Ганиева, Тәнзилә Хәкимова, Гүзәл Джанизакова, Эльвира Галичкина, Әлфия Бейнарович, беренче төркем инвалиды Роза Корбанова җәмгыятьтә хатын-кызларның роле, безнең дәүләттә хатын-кызга игътибар турында сөйләделәр. Алар чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм барысына да язгы кәеф теләде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә. Үзәкнең активистлары арасыннан хатын-кызлар төркеменә бәйрәм хөрмәтенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.