Европада газ бәясе 3,6 мең долларга кадәр арткан
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Европада газ бәясе моннан берничә сәгать элек кенә мең куб өчен тарихи максимумга 2,6 мең долларга җиткән иде. Хәзер 3,6 мең долларга кадәр күтәрелде. Британиянең ICE биржасы мәгълүматлары буенча, сатуларны ачканда зәңгәр ягулык бәясе 2366,8 мең доллар тәшкил иткән иде.