Үзбәкстан татарлары Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары Иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин хатын-кызларны яза бәйрәме белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Әбиләребез, әниләребез, хәләл җефетләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз! Сез — безнең таянычыбыз, без сезне көн саен сакларга бурычлы. Халыкта шундый гыйбарә бар: бала әтисез калса, ул әтисез бала, әнисез калса, ул ятим», диелә котлауда.