Visa Россиядә чыгарылган карталарның чит илдә эшләү вакытын 11 мартка кадәр озайтты
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Visa түләү системасы Россиядә чыгарылган банк карталарының чит илдә эшләү вакытын 11 мартка кадәр озайтты. Россия территориясендә Visa һәм Mastercard системаларының карталары гамәлдә булу вакыты чыккан соң да эшләячәк, дип искәртелә. «Visa чит илләрдә Россия карталарының эшләү вакытын 11 мартка кадәр озайтты. Россия эчендә Visa һәм MasterCard гадәттәгечә эшләячәк», — диелә Россиянең зур банкларының берсе хәбәрендә. Моңа кадәр «Татар-информ» Visa һәм MasterCard системасындагы карталар буенча Россия территориясендә транзакцияләр туктатылачагы турында хәбәр иткән иде.