Рөстәм Миңнеханов һәм Молчанов «Казанкомпрессормаш» заводының үсеше турында сөйләште
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» ачык җәмгыяте президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашуда киләчәк хезмәттәшлек, республикага компаниянең махсус җиһазларын кайтарту һәм «Казанькомпрессормаш» заводын үстерү турында фикер алыштылар. «Махсус җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча „ГМС төркеме“ ачык җәмгыяте белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, башка актуаль темалар, шул исәптән „Казанькомпрессормаш“ заводының киләчәк үсеше турында фикер алыштылар», — диелгән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә. Холдинг сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җиһазларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. 2012 елда Татарстанда урнашкан «Казанкомпрессормаш» аның структурасына кертелде.