Омск өлкәсендә Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы үткәргәннәр
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы үткәргәннәр. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, төбәк бәйгесе герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан оештырыла. Анда 6 яшьтән башлап катнашырга мөмкин була. Конкурс Муса Җәлилнең әдәби мирасына кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген үстерү максаты белән үткәрелде, дип хәбәр итә «АЮ» татар яшьләре оешмасы җитәкчелеге. Бәйгедә Омск, Төмән өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Ханты-Манси автономияле округы укучылары катнашты.