Яшел Үзәндә туган Дмитрий Сафронов Украинада махсус операция вакытында һәлак булган
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яшел Үзән районында туып-үскән, диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Сафронов Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган.
Дмитрий Сафронов 6 мартта хәрби постта һәлак булган. Мәрхүм белән хушлашу һәм җирләү иртәгә, 10 март көнне, Бело-Безводное авылында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципалитет администрациясендә сөйләделәр.
«Яшел Үзән районы өчен Дмитрий Сафроновның үлеме беренче һәм ачы югалту булды», — дип хәбәр иттеләр администрациядә.
Район башлыгы Михаил Афанасьев полковникның гаиләсе янына барган һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашкан.
«6 мартта Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында бурычын үтәгәндә Яшел Үзән районында туып-үскән егет һәлак булуын хәбәр итәбез. Үзенең хәрби бурычын үтәгәндә ул чын батырлык, көч һәм кыюлык үрнәге күрсәтте. Ватаныбызның лаеклы улы, намус һәм батырлык үрнәге. Мәңгегә хәтердә!» — дип сөйләде Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев.
21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луган халык республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указларга имза куйды . Берничә көннән соң аларның башлыклары Россиягә Украина һөҗүменә җавап кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә дәүләт башлыгы Донбассны яклау өчен махсус операция башлау турында игълан итте .