Владимир Путин турында Бразилия Президенты: Дөньядагы иң көчле кешеләрнең берсе
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин белән узган очрашу турында сөйләгәндә, Бразилия лидеры Жаир Болсонару хезмәттәшен дөньядагы иң көчле кешеләрнең берсе дип атады. Бу хакта РИА Новости Estado de Minas басмасына сылтама белән хәбәр итә. «Берничә атна элек мин дөньядагы иң көчле кешеләрнең берсе белән очраштым, — дип белдерде Болсонару. — Хәзер ул күрше ил белән конфликт кичерә. Без өч сәгатькә якын сөйләштек». Искәртеп узабыз, элегрәк Бразилия Президенты үз иленең Россиягә каршы санкцияләрне хупламаячагын әйткән иде.