Brent маркалы нефть бәясе 130 доллардан артып китте
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 9 март иртәсендә Brent маркалы нефтькә бәя 2,06 процентка күтәрелде һәм бер баррель өчен 130,62 долларга җитте. Сату-алу мәйданы мәгълүматларына караганда, нефтькә бәя кыйммәтләнү Россия базарыннан килергә тиешле товарның кирәкле күләмдә кертелмәячәген фаразлауга бәйле. WTI — апрель фьючерслары да үсеш күрсәтә — 8.24 сәгатькә алар 125,72 долларга, ягъни 1,63 процентка арткан. Моңа кадәр «Татар-информ» Америка Кушма Штатларының Россиядән нефть һәм газ кертүне тыюы, ә Бөек Британия 2022 ел азагына ук РФ нефть һәм нефть продуктларыннан баш тартырга планлаштыруы турында хәбәр иткән иде.