Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы ачыкланган
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш авырулар бүлекчәсенең техник төркеме башлыгы Мария ван Керкхове брифингта Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы барлыкка килүен раслады. «Ул Франция, Нидерланд, Даниядә ачыкланды. Әмма бу штаммны йоктыручылар аз теркәлгән», — диде ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Коронавирусның «дельтакрон» штаммы «дельта» һәм «омикрон» штаммнары берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, диде Ван Керкхове. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре бу вариант буенча 7 мартта очрашуда сөйләште.