Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Коронавирус пандемиясе тәмамланырга җыенмый
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус пандемиясе төгәлләнергә җыенмый әле.
«COVID-19 пандемиясе тәмамланудан ерак, һәм бөтен җирдә тәмамланмыйча ул беркайда да бетмәячәк», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесус. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Шулай ук вирус эволюцияләнүен дәвам итә, дип өстәде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.
Оешма мәгълүматлары буенча, пандемия башыннан алып коронавирустан 6 миллионнан артык кеше үлгән.