Федерация Советының Татарстаннан ике әгъзасы Евросоюз санкциясенә эләкте
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Евросоюз Федерация Советының 146 әгъзасына карата санкция кертте. Яңа санкция исемлегенә Татарстанның ике вәкиле Ленар Сафин һәм Геннадий Емельянов та эләккән. Европа берлеге сайтында чыккан Еврокомиссия белдерүе нигезендә, сенаторлар Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы белән үзара ярдәм турындагы шартнамәләрне раслауда катнашканга чикләүләр кертелде. Моннан тыш, санкция астына бизнесның тагын 14 вәкиле, шул исәптән «Сибур Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов та эләккән.