Путин Баш хәрби прокуратурага Украинага срочниклар эләгү сәбәбен ачыкларга кушты
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Баш хәрби прокуратурага Украина территориясенә срочниклар ничек эләгүен тикшерергә кушты. Элегрәк РФ Хәрби көчләренең частьларында срочниклар булу фактлары турында Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле хәбәр итте. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләгәнчә, Донбассны яклау буенча махсус операция башланганчы югары башкомандующий кушуы буенча Хәрби көчләрнең бүлекчәләренең барлык командирларына да Украина территориясендәге теләсә нинди бурычларны үтәү өчен срочникларны җәлеп итүне катгый рәвештә тыю турында күрсәтмә бирелде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «РФ Президенты Путинга бу күрсәтмәләрне үтәү турында хәбәр ителде», — диде Песков. «Россия Президенты күрсәтмәсе буенча, Баш хәрби прокуратурага әлеге күрсәтмәне үтәмәгән өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләрен тикшерү, хокукый бәяләү һәм җәза бирү өчен материаллар җибәрелгән», — диде Кремль вәкиле.