Discovery телеканаллары Россиядә күрсәтүне туктата
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россиядә Discovery каналларының тапшырулары туктатылачак. «Discovery Россиядә үз телеканаллары һәм сервис эшен туктатып тору карарын кабул итте», — диелгән компания хәбәрендә. Бу хакта Reuters агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Шул рәвешле, 15 каналның эше туктатыла, шул исәптән HGTV, Animal Planet, TLC һәм Eurosport. Элегрәк Россиядә тапшыруларны туктату турында BBC, CNN, Германиянең ARD һәм ZDF телеканаллары, Италиянең RAI дәүләт телевидениесе һәм башка каналлар белдергән иде. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләре турындагы фейклар тараткан һәм санкцияләргә чакырулар өчен җинаять җәзасы турындагы законга имза куйды. Аның нигезендә авыр нәтиҗәләргә китергән ялган мәгълүмат тараткан өчен хокук бозучыларга 10 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.