Россиядә KFC рестораннары ябыла
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россиядә Американың Yum! Brands компаниясенеке булган KFC һәм Pizza Hut тиз туклану рестораннары вакытлыча ябыла. «Yum! Brands компаниясе Россиядә KFC рестораннарының эшен туктатып тора һәм Россиядә Pizza Hut барлык рестораннарының эшен туктатып тору турындагы килешүне тәмамлый», диелгән компания хәбәрендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Компания сүзләренчә, Россиядә эшчәнлектән алынган табыш гуманитар максатларга юнәлдереләчәк. Мисал өчен, Халыкара Кызыл Хач комитеты 1 млн доллар алачак. РФ Президенты Владимир Путинның Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турындагы белдерүеннән соң кайбер илләр Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырды. Шул исәптән элегрәк Россиядә рестораннар эшен туктатып тору турында McDonald 's белдерде.