Украина Халыкара атом энергиясе агентлыгыннан Чернобыль АЭСындагы хезмәткәрләрне алыштыруны сорады
Атом элекстростанциясе Русия гаскәрләренә күчкәннән бирле, анда 210 кешедән торган бер үк алмаш эшли. Украина мәгълүматына күрә, станциядәге хезмәткәрләргә су, ризык һәм дарулар җитми.