Россиядә «Ситимобил» такси хезмәте эшен туктатачак
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә «Ситимобил» сервисы эше туктатылачак. Компания такси, электр самокатлары, каршеринг һәм башка хезмәт күрсәтү сервисларын берләштерә. Бу хакта компания матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эшчәнлекне туктату «Ситидрайв» каршерингына кагылмаячак дип аныклана. «Ситимобил» сервисы акционерлары компания эшчәнлеген туктату турында карар кабул иттеләр. Хезмәткәрләр һәм партнерлар алдында барлык йөкләмәләр гамәлдәге закон кысаларында тулысынча үтәләчәк», — диелә хәбәрдә.