Эльмира Зарипова Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-тармакта иң югары хезмәт хакы түләнә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Югары квалификацияле белгечләр һәрвакыт зур акчалар эшли, әмма тагын да югарырак хезмәт хакы түләнә торган тармаклар да бар. Бу – нефть чыгару, файдалы казылмалар табу тармагы, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-сектор. Кызганыч ки, урман хуҗалыгы түбән хезмәт хакы түләнә торган тармакка карый. Авыл хуҗалыгы тармагы озак вакыт республика буенча уртача күрсәткечләрдән калышты, әмма соңгы өч елда бу өлкәдә уңай динамика күзәтелә», - диде министр.