Казанда «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы — 2022» һөнәри осталык шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда 400 педагог катнашты.
Сынау нәтиҗәләре буенча җиңүне Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин яулады, ул конкурсның республика этабында башкала данын яклаячак. Шул ук номинациядә икенче урынны Авиатөзелеш районының 145 нче номерлы лицееның тарих укытучысы Ирек Садыйков алды. Өченче урынны Яңа Савин районының 23 нче номерлы лицееның тарих укытучысы Айгөл Мостафина яулады. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә беренчелекне Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгеннән Виталий Фролов яулады, икенче урында — Совет районының 6 нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сабина Фомичева, өченче урынны Мәскәү районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Алсу Кадыйрова һәм Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Татьяна Храмова бүлеште.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында беренче урынны Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы номерлы лицейдан Зилә Габдинова яулады, икенче урында — Советлар Союзы Герое С. А.Әхтәмов исемендәге 121 нче номерлы лицейдан (178 нче номерлы мәгариф үзәге) Айгөл Миңнуллина, өченче урынны Яңа Савин районының 113 нче номерлы мәктәбе укытучысы Гөлназ Вәлиева, Идел буе районының 114 нче номерлы мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова һәм Совет районының 11 нче номерлы лицее укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова бүлеште.
Сыйныф җитәкчеләре өчен «Кеше тәрбияләү» номинациясендә Яңа Савин районының 146 нчы номерлы «Ресурс» лицееннан Ольга Константинова җиңүче булды, икенче урында — Киров районының 152 нче номерлы гимназиясеннән Марина Захарова, 12 нче номерлы мәктәптән Татьяна Курылева өченче урынга чыкты.
«Педагог-психолог» номинациясендә Авиатөзелеш районының 14 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәре Анастасия Павликова иң яхшысы булды, икенче урында — Идел буе районының 55 нче номерлы балалар бакчасыннан Ксения Котелова, өченчедә — Киров районының 81 нче номерлы балалар бакчасыннан Гөлнара Шәйхетдинова.
«Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча укытучы-оештыручы» номинациясендә җиңүне Киров районының 182 нче номерлы лицее вәкиле Максим Калязин яулады, көмешкә Авиатөзелеш районының 54 нче номерлы мәктәбеннән Илдар Сафин лаек булды, өченче урынга Совет районының 181 нче номерлы мәктәбеннән Айнур Галиәхмәтов чыкты.
«Педагогик дебют» номинациясендә беренче урынны Яңа Савин районының 49 нчы номерлы мәктәбенең математика укытучысы Камил Абдулвахобов яулады, икенче урында — Мәскәү районының КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиясенең физика укытучысы Динар Шәфигуллин, өченче урынны Мәскәү районының М. С. Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ксения Зайцева белән Идел буе районының 73 нче номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Андрей Овчинников бүлеште.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында Яңа Савин районының 397 нче номерлы балалар бакчасы — балаларны үстерү үзәге укытучы-логопеды Рената Хәбибуллина иң яхшысы булды, икенче урында — Идел буе районының 33 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова, өченче урынны Совет районының 135 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Ищенко һәм Киров районының 134 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Гыйльметдинова бүлеште, диелә хәбәрдә.