«Россия почтасы» Украинага хат һәм посылкалар кабул итми
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). «Россия почтасы», Украинадан тыш, теләсә кайсы илгә хат һәм посылкалар кабул итә. «Объясняем.рф» порталы Telegram-каналында шундый мәгълүмат китерелә. «Россия почтасы», Украинага бара торганнарыннан тыш, барлык хат һәм посылкаларны да кабул итә», — диелә хәбәрдә. Россия эчендә почта аша җибәрелгән хат һәм бандерольләрнең бәясе үзгәрмәсә дә, халыкара хатлар һәм посылкалар тиздән кыйммәтләнергә мөмкин. 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донбассны саклау максатыннан махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Дәүләт башлыгы россиялеләргә видеомөрәҗәгатендә аңлатканча, РФ Кораллы көчләренең төп максаты — Киев хакимияте тарафыннан геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау.