Эксперт: Visa һәм MasterCard карталары Россиядә эшләвен дәвам итәчәк
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Россия банкларының төп бурычларыннан берсе – карталарның гамәлдә булу вакытын озайту. Татарстан Хөкүмәт банкының карта продуктларын үстерү буенча җитәкчесе Светлана Миколенко «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Россия эчендә операция тулы күләмдә, үзгәрешсез башкарыла, чөнки аңа Илкүләм түләү карталары системасы тарафыннан хезмәт күрсәтелә, - дип ачыклык кертте эксперт. – Шунысы кызганыч, Россиядә кайбер очракларда телефон яки смарт-сәгатьләр белән контактсыз түләп булмаячак. Барлык банклар да карталарның гамәлдә булу вакытын озайту өчен тиешле чаралар күрә. Бу гамәлдә булу вакыты төгәлләнгән карталарны яңадан чыгарырга кирәк түгел дигән сүз».
Миколенко искәртеп үткәнчә, 10 марттан башлап Россия банклары чыгарган Visa һәм MasterСard системасындагы карталар белән чит илләрдә һәм чит ил онлайн-кибетләрендә түләп булмаячак. Россия территориясендә барлык түләү системалары карталары белән банкоматларда төрле операцияләр башкарырга, кибеттә әйбер сатып алганда түләргә мөмкин. Чикләүләр ApplePay, GooglePay, SamsungPay, Garmin Pay һәм SberPay (Android NFC) сервисларына кагылачак.
«Мир» картасы хуҗалары халыкара түләү системалары карталары буенча башкарырга мөмкин булган барлык финанс гамәлләрен дә үти ала. Моннан тыш, Android операция системасы белән смартфон ярдәмендә контактсыз түләү өчен MirPay сервисын тоташтырырга мөмкин.