Президент Указы белән Илшат Гафуров коррупциягә каршы көрәш комиссиясеннән чыгарылды
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). КФУ ректоры Илшат Гафуровны коррупциягә каршы көрәш комиссиясеннән чыгардылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сайтында шул хактагы указ дөнья күрде. Шулай ук ТР яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова һәм элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та хәзер әлеге комиссиядә юк. Алар урынына комиссиядә Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина эшләячәк. «Татар-информ» агентлыгы КФУ ректоры Илшат Гафуровның заказлы үтерүдә гаепләп кулга алынуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Аны декабрь ахырында тоткарладылар. Хәзерге вакытта Гафуров Мәскәү тикшерү изоляторында утыра.