Россиядә McDonald’s рестораннары 14 мартта эшләүдән туктаячак
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 14 мартта Россиянең бөтен территориясендә McDonald’s рестораннары эшләүдән туктаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Операцион, техник һәм логистика белән бәйле кыенлыкларга бәйле рәвештә, 14 марттан McDonald’s компаниясе Россиянең бөтен территориясендәге предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне вакытлыча туктатырга ниятли. Компания офисы элеккеге тәртиптә эшләвен дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә. Компаниядә рестораннарның тоткарлыксыз эшләвенә гарантия бирә, шулай ук ассортиментны тиешле дәрәҗәдә тота алмыйбыз, дип белдерделәр. «Хезмәткәрләр һәм тәэмин итүчеләр алдында компаниянең барлык йөкләмәләре үтәлешен тәэмин итү өчен компаниянең еллык чыгымнары 50 миллион долларга кадәр тәшкил итәчәк», - дип искәрттеләр McDonald’s компаниясендә. Россиядә McDonald’s рестораннар челтәрендә - 62 меңнән артык, продукция белән тәэмин итүчеләрнең предприятиеләрендә тагын 100 меңгә якын кеше эшли. Хәбәр ителгәнчә, аларның берсе дә эш урынын югалтмаячак һәм «айлык уртача керемгә нигезләнгән тулы хезмәт хакы алуын дәвам итәчәк». Шулай ук алар өчен ташлама һәм гарантияләр дә саклана.