Хатыйп Миңнегулов: Мәгарифебез өчен Галимҗан Ибраһимов кебек көрәшүчеләр җитми
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, хәзерге вакытта милли мәгариф өчен Галимҗан Ибраһимов кебек көрәш алып баручылар җитми.
«Мәгарифебез, телебез авыр хәлдә. Шушы юлда кемнәр көрәшергә тиеш соң? Андыйлар юк дәрәҗәсендә. Ибраһимовның мәгариф өлкәсе турында мондый сүзе бар: „Әгәр бер милләт икенчесен үтерергә уйлый икән, ул аның милли мәгарифен, телен юк итә". Галимҗан Ибраһимов кебек көрәшүчеләр җитми» — диде ул «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә . Хатыйп Миңнегулов Галимҗан Ибраһимовның берьюлы берничә тармакта эшләгәнен искә алды. «Ул моны мәҗбүриләп түгел, ихтыяри рәвештә алып барган. Аның үз милләтен кузгатырга, аны гафләт йокысыннан уятырга омтылган. Ул хәзер дә безнең өчен үрнәк булып тора», — диде ул.
«Соңгы елларда Галимҗан Ибраһимовның томлыклары, китаплары басылып чыга. Дөресен әйткәндә, укучылар түгел, укытучылар арасында да әсәрләре белән дә аннан-моннан гына танышып чыгучылар бар. Шушы кимчелекне бетерергә иде. Язучының әсәрләрен беләсең икән, аның хакында үзең дә фикерли аласың бит», — дип саный галим.